Татарстан Республикасы Хокук бозуларны профилактикалау буенча Хөкүмәт комиссиясенең эшче төркеме 2025 елның 13-15 маенда Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруның торышын өйрәнде.
Расланган план-йөкләмә нигезендә составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эшче төркем әгъзалары тарафыннан хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләре буенча эше, шул исәптән “Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш” Татарстан Республикасы дәүләт программасы чаралары комплексын гамәлгә ашыру өйрәнелде.
Беренчел нәтиҗәләр 15 майда юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җитәкчелегендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Петр Уразайкин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге җитәкчесе Олег Камалюков, районның хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашында үткәрелгән киңәшмәдә каралды. Анда ведомствоара багланышларның җитәрлек булмавына игътибар бирелде.
Киңәшмәгә йомгак ясаганда Мөхәррәм Мансур улы “Җирле үзидарә органнарының, республика хакимият органнарының төп бурычларыннан берсе - җирле халыкның имин яшәү шартларын тәэмин итү. Күрсәтелгән юнәлеш буенча җирле хакимият эшенең нәтиҗәлелеге, шул исәптән, халык тарафыннан да бәяләнергә тиеш”, - дип белдерде.