Татарстан юстиция министры махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм турында сөйләде

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

2025 елның I кварталында Татарстан юристлары махсус хәрби операциядә катнашучы 440 тан артык ветеранга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәттеләр. Татарстан юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте паблигының туры эфирында татарстанлылар күбесенчә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, бүген Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең ике: дәүләтнеке һәм дәүләтнеке булмаган системасы формалаштырылган. Дәүләт системасында төп катнашучылар - башкарма хакимият органнары һәм аларга буйсынган учреждениеләр, Татарстан Дәүләт юридик бюросы, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, йөздән артык адвокат һәм нотариуслар. Моннан тыш, дәүләтнеке булмаган системада катнашучылар да түләүсез ярдәм күрсәтә ала - бу югары уку йортлары каршында төзелгән юридик клиникалар һәм дәүләтнеке булмаган түләүсез юридик үзәкләр. Татарстанда 7 юридик клиника һәм 1 дәүләтнеке булмаган үзәк эшли, аның Чаллыда һәм Түбән Камада филиаллары бар.

Түләүсез юридик ярдәм алу өчен махсус операциядә катнашучыларның паспортлары, шулай ук түләүсез ярдәм алу хокукын раслый торган документлары: хәрби частьтән белешмә, махсус хәрби операциядә катнашучы таныклыгы булырга тиеш. Хәрби хезмәткәрнең туганнары өчен туганлыкны раслый торган документ кирәк булачак. Юстиция министры шулай ук 2025 елның 1 апреленнән өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы гаиләләрнең дә түләүсез юридик ярдәмгә хокуклы булуын әйтеп узды.

Туры эфир барышында Рөстәм Заһидуллин шулай ук узган ел махсус хәрби операциядә катнашучы һәм аларның гаилә әгъзалары булган 800дән артык кешенең түләүсез юридик ярдәм алганлыгын әйтеп китте. Ул билгеләп үткәнчә, күпчелеге ярдәм сорап Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына мөрәҗәгать иткән.

Дәүләт юридик бюросы даими рәвештә хәрби хезмәткәрләр дәвалану уза торган хәрби госпитальләрдә күчмә кабул итүләр үткәрә. 

“Мондый кабул итүләрнең соңгысы 14 майда уздырылды, анда төрле дәүләт органнары вәкилләре, шул исәптән нотариус һәм федераль миграция хезмәте белгечләре чакырылган иде. Госпитальдә дәваланучы ике сугышчы: “Алгы сызыкта паспортларны югалттык”, - дип мөрәҗәгать итте. Хезмәткәрләр оператив рәвештә гаризаларын кабул иттеләр, аларны госпитальдә үк фотога төшерделәр һәм якын арада алар торгызылган документларны алачак”, - диде министр.

Ул “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” кушымтасында аеруча кирәкле мәсьәләләр өчен “Тормыш ситуацияләре” бүлеге барлыкка килүен әйтте. Бу бүлектә конкрет юридик мәсьәләләрнең чишелешен уңайлы форматта, адымлы инструкция рәвешендә табарга мөмкин. Бер бүлек махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә багышланган. Анда яраланган өчен түләүләр, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен кредит йөкләмәләрен исәптән чыгару һәм башкалар турында мәгълүмат табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International