Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү комиссиясе утырышы булды.

Тавыш бирү йомгаклары нәтиҗәсендә комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзләре биләгән вазыйфасына туры килә дип танылды, 3 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзләре биләгән вазыйфасына туры килә дип танылды һәм вазыйфаи үсеш тәртибендә дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында тарих фәннәре кандидаты, “ТИСБИ” идарә университетының конституциячел һәм халыкара хокук кафедрасы доценты Матвеев Георгий Валерьевич, доцент, юридик фәннәр кандидаты, “Казан (Идел буе) федераль университеты”ның  конституциячел һәм административ хокук кафедрасы доценты Фәйзрахманова Ләйсән Миңнур кызы катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International