Бөгелмә муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясенең эш төркеме 2025 елның 19-20 маенда  Бөгелмә районында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны өйрәнде.

Составына төрле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары хокук бозуларны профилактикалау субъектларының аерым юнәлешләр буенча эшчәнлеге, шул исәптән 2022-2025 елларга Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча комплекслы программаларның үтәлеше белән таныштылар.

Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов башкарылган эш нәтиҗәләреннән чыгып киңәшмә үткәрде. Район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, район прокуроры Ришат Шакиров һәм хокук бозуларны профилактикалау субъектлары вәкилләре катнашында узган чарада беренчел нәтиҗәләр буенча фикер алышынды, ачыкланган кисәтүләрне бетерү буенча тәкъдимнәр яңгырады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International