2013 елның 12-14 ноябрендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте эш төркеме әгъзалары Татарстан Республикасы Лаеш һәм Чистай муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыруны һәм аның торышын өйрәнделәр.
Оештыру мәсьәләләрен хәл итү өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Хөкүмәте эш төркеменең оештыру киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов алып барды, ул хокук бозуларны профилактикалау эшенең торышын өйрәнгәндә аерым игътибарны таләп итә торган мәсьәләләргә тукталды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Җәмәгать тәртибен саклау һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсенең башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы урынбасары О.Р. Хәсәнов чыгыш ясады, ул эш төркеме әгъзалары алдына конкрет бурычлар һәм максатлар куйды.
Эш төркеме әгъзалары күчмә тикшерү барышында 2011 – 2014 елларга Хокук бозуларны профилактикалауның комплекслы программасын үтәү, шулай ук алкоголь продукциясен, сыраны, тәмәкене явыз ниятләрдә куллануны профилактикалау һәм Татарстан Республикасында халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча әлеге районнарда җирле үзидарә органнары эшчәнлеген өйрәнделәр.
Моннан тыш, составына министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре кергән эш төркеме әгъзалары расланган план-задание нигезендә хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшчәнлеген төрле юнәлешләр буенча тикшерделәр.
Шуның белән бергә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов халыкны шәхсән кабул итте, гражданнарны торак, җир кишәрлекләре алу, эшкә урнашу, алимент йөкләмәләре мәсьәләләре кызыксындырды.
Әлеге чара кысаларында Министрлык белгечләре районнарның административ комиссияләре эшчәнлеген тикшерделәр, җирле үзидарә органнарының муниципаль норматив хокукый актларга һәм муниципаль норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эшен оештыруны өйрәнделәр, район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчеләре белән очрашу оештырдылар.
Ике районда да хокук бозуларны профилактикалау эшен оештыру һәм аның торышын өйрәнү нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды, хокук бозуларны профилактикалау субъектлары эшендәге җитешсезлекләр буенча рекомендацияләр бирелде.
Йомгаклар буенча фикер алышу киңәшмәсен юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов һәм Җәмәгать тәртибен саклау һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы М.А.Зарипов катнашында узды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте