Махсус хәрби операөиядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәтелә торган 2 712 төрле ярдәм чарасы турында белешмәләр муниципаль регистрга кертелгән. Алар арасында муниципаль белем бирү учреждениеләрендә балаларны кайнар ризык белән түләүсез тукландыру, җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, җир салымыннан һәм физик затлар мөлкәтенә салымнан азат итү һәм башкалар бар. Барлыгы 16 төрле ташлама һәм ярдәм чаралары каралган. Бу хакта Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан” радиосында сөйләде.
Татарстан Юстиция министрлыгы эшенең мөһим юнәлеше булып мондый актларны эшләүдә, шулай ук гамәлдәге документларга тиешле үзгәрешләр кертүдә хокукый ярдәм күрсәтү тора. Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кушуы буенча республиканың барлык дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының эшчәнлеге бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына максималь ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Бу темага җентекләбрәк “Татарстан” радиосында пәнҗешәмбе көнне, 29 майда, 15:40 сәгатьтә “Хокук и тәртип сагында” программасында игътибар бирәчәкләр Тапшыруларның яңа циклында беренче тама - Татарстан Республикасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чаралары.