Казанда елның иң мавыктыргыч спорт вакыйгаларының берсе - “Корпорацияләр кроссы”узды. Анда республика предприятиеләре һәм оешмаларының дистәләгән командалары катнашты. Арада Татарстан Юстиция министрлыгының бердәм командасы да бар, алар өченче ел рәттән әлеге спорт ярышында Министрлык данын яклыйлар.
“Корпорацияләр кроссы” - Татарстанның эшче яшьләре өчен ел саен үткәрелә торган, инде күркәм традициягә әверелгән проект. Чара корпоратив командалар өчен массакүләм спорт ярышларында катнашу өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән һәм сәламәт яшәү рәвеше принципларын алга сөрә. Эшче яшьләрнең тормышта үзләре яраткан юнәлешне табулары өчен мөмкинлекләрне үстерү “Яшьләр һәм балалар” милли проекты максатларына туры килә.
Ярышларны уздыру мәйданчыгы итеп “Лебяжье”урман паркы сайланды. Катнашучылар 14 катлаулы каршылык белән катлауландырылган 3 километрлы дистанцияне үтәргә тиеш иде. Маршрут үз эченә кулда йөрү, төрле катлаулылыктагы киртәләрне узуны алган, бу спортчылардан бик яхшы физик формада булуны гына түгел, ә командада эшли белүне дә таләп итә.
Хезмәттәшләребез бик яхшы физик формада булып чыкты. Үзара ярдәмләшеп һәм җиңүгә зур ихтыяр белән ярыштылар алар. Спортчыларыбызга алга таба да зур уңышлар телибез, алар өчен җан атуны дәвам итәчәкбез!