117 хәрби хезмәткәргә быелның елның беренче кварталында түләүсезй юридик ярдәм күрсәтелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросы “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы белән актив хезмәттәшлек итә.
Һәр пәнҗешәмбе фонд мәйданчыгында ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниятуллов махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтеп, гражданнарны кабул итә.
Шундый пәнҗешәмбеләнең берсендә гражданнарны кабул итүдә Россия дәүләт хокук саклау университетының Казан филиалы студентлары да катнашты.
“Кабул итү вакытында төрле хокукый мәсьәләләр белән мөрәҗәгать иткән 10 граждан кабул ителде. Мөрәҗәгатьләр арасында торак бәхәсләренә, социаль гарантияләр һәм хезмәт мөнәсәбәтләренә кагылышлылары да бар. Студентлар теоретик белемнәрне гамәлдә куллана белүнең лаеклы дәрәҗәсен күрсәттеләр”, - дип ассызыклады Рафаэль Гыйниятуллов.
Мондый чараларны уздыру ТР Дәүләт юридик бюросы һәм университет арасында укучыларны гамәли яктан әзерләү турында төзелгән килешү ярдәмендә мөмкин булды.
“Гражданнар кабул итүдә катнашу - ул белемнәрне ныгыту гена түгел, кешенең хокукый язмышы өчен чын җаваплылык тою мөмкинлеге дә”, - диләр студентлар.
Студентлар катнашындагы мондый чараларны даими рәвештә уздыру планлаштырыла.