Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Юстиция министрлыгы искәртә: сезнең иминлек - сезнең җаваплылык

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Җәйге сезон башлану белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы республика халкына һәм кунакларына су объектларында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарурлыгын искәртеп мөрәҗәгать итә.

Белгечләрдән көн киңәшләре:

Суда булган чакта, зур судно юлын кисмәгез, аннан куркынычсыз ераклыкта торыгыз. Балаларны олылар күзәтүеннән башка су коенырга җибәрмәгез. Көймәгә утырыр алдыннан, һичшиксез, коткару жилетын киегез.

Комлыкта тыела:

Комлыкны һәм сулыкны чүпләү.

Кызыну урыны җиһазларын һәм коткару чараларын тиешенчә кулланмау.

Коену тыелган дигәнне аңлаткан кара флагны күтәргәндә коену.

Коену зонасы чикләрен билгеләүче билгеләрне узып йөзү.

Моның өчен билгеләнмәгән предметларга утырып йөзү.

Коену зонасы чикләрен билгеләүче билгеләрне өзү яки батыру, аларның урынын үзгәртү.

Моның өчен яраклашмаган корылмалардан суга сикерү.

Үзең белән комлыкка хайваннарны алып килү (озатып йөрүче этләрдән тыш).

Бу максатлар өчен билгеләнмәгән урыннарда спорт уеннарын уйнау.

Ялган сигналлар бирү.

Балаларны караусыз калдыру.

“Бу гади кагыйдәләрне үтәү сезнең һәм якыннарыгызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк. Җәйге ял күңелле генә түгел, куркынычсыз да булырга тиеш”, - дип ассызыклыйлар ведомстволарда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International