Татарстан дәүләт юридик бюросы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне дәвам итә

2025 елның 20 июне, җомга

“Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы” ДКУ инициативасы белән Республика фәнни-гамәли травма үзәгендә дәваланучы махсус хәрби операциядә катнашучыларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча системалы эш алып барыла.

Бу атнада төрле ведомстволардан һәм оешмалардан белгечләрне җәлеп итеп, чираттагы кабул итү оештырылды Аерым алганда, анда:

- ТР Нотариаль палатасы,

- ТР Адвокатлар палатасы,

- ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы,

- “Россия юристлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге,

- ТР Хәрби комиссариаты вәкилләре катнашты. 

Кабул итү барышында хокук мәсьәләләре буенча махсус хәрби операциядә катнашучы 16 кеше консультация сорап мөрәҗәгать итте. Аларның һәркайсына телдән дә, язма рәвештә дә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтелде. Белгечләр Ватанны саклаучыларга аларның хокукларын, ташламаларын һәм аларны алу тәртибен җентекләп аңлаттылар, шулай ук конкрет юридик проблемаларны хәл итүдә ярдәм иттеләр.

Әлеге инициатива даими нигездә тормышка ашырыла һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган комплекслы ярдәмнең бер өлеше булып тора.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International