Мобиль интернетка керү мөмкинлеген вакытлыча чикләү - дошман ягының пилотсыз очкычлары белән көрәшүнең нәтиҗәле чараларының берсе. Ул “Пилотсыз куркыныч” режимы вакытында эшләячәк. Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы республика халкына мобиль интернетны вакытлыча чикләү сәбәпләрен аңлатты һәм челтәргә керүнең альтернатив ысулларын тәкъдим итте.
Дошман квадрокоптерлар белән мобиль интернет аша идарә итә ала. Татарстанда яшәүчеләрнең иминлеген саклау өчен пилотсыз очкычлар һөҗүмнәре вакытында мобиль интернетны чикләү турында карар кабул ителде.
Интернетка керүнең альтернатив ысуллары:
- җәмәгать урыннарындагы Wi-Fi нокталары
- Wi-Fi роутер белән өйдә интернет
- Эшмәкәрләр өчен: сәүдә нокталарында банк терминаллары эшләсен өчен чыбыклы интернет.
Эшләүләрен дәвам итәләр:
- кәрәзле элемтә
- паркларда һәм сәүдә үзәкләрендә Wi-Fi нокталары|
- 112 номеры буенча ашыгыч хезмәтләр (хәтта SIM картадан башка да)
“Пилотсыз куркыныч” режимын кертү һәм гамәлдән чыгару турында хәбәрнамәләр алу өчен “Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы” мобиль кушымтасын кулланыгыз.
Махсус хезмәтләр Татарстан Республикасы гражданнарының иминлеген тәэмин итү өчен тәүлек буе эшли. Куркыныч бетү белән элемтә операторлары оператив рәвештә мобиль челтәргә керү мөмкинлеген торгыза.