2013 елның 14 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында аттестация комиссиясе утырышы уздырылды, ул Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең белемнәренә һәм күнекмәләренә бәя бирде.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратыннан 6 хезмәткәр кертелгән иде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча аттестация комиссиясе әгъзалары бертавыштан түбәндәге карарны кабул иттеләр: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре дәүләт граждан хезмәтенең биләгән вазыйфаларына туры килә:
Адиева Рәзинә Равил кызы, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече;
Грачева Татьяна Владимировна, Татарстан Республикасы Нурлат суд районы буенча 1,2 нче суд участокларыы җәмәгать судьялары аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече;
Мәрдәнова Рушания Камил кызы, Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Хәкимуллина Альбина Рәдифов кызы, Казан шәһәре Вахитов суд районы буенча 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Вахидова Гөлнара Сангак кызы, Казан шәһәре Мәскәү суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире;
Дорожкова Юлия Александровна, Казан шәһәре Яңа Савиново суд районы буенча 3 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче разрядлы өлкән белгече – канцелярия мөдире.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте