Казанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты юбилеен билгеләп үттеләр

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм республика Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе Марс Фәткуллин республикада Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 25 еллыгына багышланган конференциядә катнаштылар. Катнашучылар гражданнар хокукларын яклауның заманча тенденцияләре, актуаль проблемалар һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.

Чара барышында республикада гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм халыкка хокукый белем бирү системасы нәтиҗәле эшли дип билгеләп үтелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына һәрьяклап ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә, моңа түләүсез юридик ярдәм дә керә.

Мәсәлән, быелгы елның беренче кварталында түләүсез юридик консультацияләр 532 хәрби хезмәткәргә бирелгән, аларның күпчелек өлеше - 441 кеше - Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына мөрәҗәгать иткән.

Халыкның хокукый белемен күтәрү мәсьәләләренә аерым сессия багышланган иде. Хокуклар һәм аларны яклау ысуллары турында гражданнарга мәгълүмат җиткерүнең төрле ысуллары каралды, алар арасында Хокукый белем мәктәбе дәресләре мөһим урын алып тора. Ел саен дәресләрдә Татарстанның Юстиция министрлыгы һәм Дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре дә катнаша.

Конференциядә Россиянең 44 төбәгеннән һәм Абхазия Республикасыннан кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр катнашты.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International