Татарстан Дәүләт юридик бюросы юристлары махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенең торак хокукларын якладылар

2025 елның 27 июне, җомга

Татарстанда хәрбиләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм даими нигездә күрсәтелә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган комплекслы ярдәмнең бер өлеше булып тора.

Республиканың Дәүләт юридик бюросына махсус хәрби операция зонасында һәлак булган ир-атның хатыны түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хәрбинең хатыны хәбәр иткәнчә, аның иренә, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган зат буларак, торак бирелгән булган. Хәрбинең үлеменнән соң юридик проблема барлыкка килә - аның хатыны һәм аларның уртак баласы гамәлдәге килешү буенча махсуслаштырылган фондтан бирелгән торакта яши алмыйлар булып чыга.

Закон буенча ятим балаларга бирелгән торак урыннарда аларның балигъ булмаган балалары һәм ире (хатыны) яшәргә мөмкин. Торакны наемга алучы һәлак булган очракта вәкаләтле орган фатирны махсуслаштырылган торак фондыннан төшерергә һәм һәлак булган затның гаилә әгъзалары белән бу торак урынга яңа социаль найм килешүе төзергә тиеш, - дип аңлатты ТР Дәүләт юридик бюросы җитәкчесе урынбасары Рафаэль Гыйниатулов.

Дәүләт юридик бюросы юристлары әзерләгән дәгъва гаризасында хәрбинең хатыны һәм баласы хокуклары кирәкле дәлилләр белән ныгытылган. Суд эшне карады һәм уңай карар чыгарды: дәгъва канәгатьләндерелде, хәрбинең тормыш иптәше һәм аларның уртак баласы рәсми рәвештә гаилә әгъзалары дип танылды, ә вәкаләтле органга фатирга социаль наем шартнамәсе төзергә кушылды.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International