Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстанның Ютазы муниципаль районында күчмә чара уздырдылар.
Чара барышында районның җирле үзидарә органнары тарафыннан җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып бару өчен кирәкле мәгълүмат җыю буенча дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыру өйрәнелде.
2024 елда һәм бу елның 5 аенда Министрлыкка регистрга кертү өчен Ютазы районының 770 норматив хокукый акт, шулай ук аларга өстәмә 88 белешмә керде.
Чара барышында районның юридик хезмәте хезмәткәрләренә муниципаль актларны законнарга туры китерү, норматив хокукый актларны һәм аларга өстәмә белешмәләрне муниципаль регистрга җибәрү мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.