Расланган график нигезендә агымдагы елның ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында 2012-2014 Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыруны тикшерү буенча планлы чаралар уздырды.
Тикшерүләр барышында әлеге министрлыкларның коррупциягә каршы көрәш комиссияләренең һәм хезмәттәге тәртип һәм мөнәсәбәтләр конфликтын җайга салуга карата таләпләрне үтәү комиссияләренең эшләү мәсьәләләре каралды, коррупциягә каршы ведомство программалары, коррупциягә каршы экспертизаны оештыру мәсьәләләре, шулай ук башка программалар үтәлеше өйрәнелде.
Һәр ведомствода Юстиция министрлыгы белгечләре “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының рәсми сайтларында коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча бүлекләрне урнаштыруга һәм тулыландыруга карата бердәм таләпләрне раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 04.04.2013 № 225 карары нигезендә Министрлыкларның сайтында “Коррупциягә каршы көрәш” бүлеген мәгълүмат белән тулыландыру эшен оештыру белән таныштылар.
Тикшеренүләрнең башлангыч йомгаклары һәм эшчәнлекне камилләштерү буенча гомуми рекомендацияләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының, шулай ук Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының казначылык департаментының кадрлар хезмәте җитәкчеләренә җиткерелде.
Тикшерү йомгаклары буенча белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында “2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору” бүлегендә танышырга мөмкин.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте