Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышланган брифинг уздырылды. Брифинг темасы 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын 2013 елда үтәү нәтиҗәләренә багышланды.
Журналистлар белән очрашуда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасында норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруның төп нәтиҗәләре турында, экспертиза уздыруның коррупциоген факторлар кимүгә китерүе турында сөйләде.
Шуны да искә төшерергә кирәк, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.08.2011 №687 крары нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору йөкләнде. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыра.
Үзенең чыгышында С.Н.Столяров Программа чаралары планы исемлеге турында сөйләде, исемлек коррупцияне профилактикалауның төп юнәлешләреннән торган 8 бүлектән гыйбарәт.
Аерым алганда, коррупциягә каршы эшчәнлекне норматив-хокукый һәм оештыру ягыннан тәэмин итү; норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза; коррупциягә каршы мониторинг; коррупциягә каршы гыйлем һәм коррупциягә каршы пропаганда; дәүләт һәм муниципаль органнарның эшчәнлеге халык өчен ачык һәм мөмкин булуны тәэмин итү, аларның граждан җәмгыяте белән багланышларын ныгыту, җәмәгатьчелекне коррупциягә каршы стимуллаштыру; дәүләт һәм муниципаль заказларны урнаштыру эшчәнлеген оештыруны камилләштерү; эшкуарлык өлкәсендә коррупциягә каршы көрәш.
Программаның йомгак юнәлеше – “Коррупциягә каршы көрәш буенча хокук саклау органнары эшчәнлеге”.
Киләсе 2014 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “2014 елга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” ярдәмче программасын гамәлгә ашыруга керешә. Киләсе елда ул 2015-2020 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын әзерли башлый.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте