Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2013 елның 22 ноябре, җомга

“Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президентының 22.03.2010 №ПУ-156 Указы һәм 2011- 2013 елларга гражданнарга хокукый белем бирү һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 22.04.2011 №325 карары белән расланган озак сроклы максатчан программасы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе республиканың авыл районнарында яшәүче кешеләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен дәвам итә.
20 ноябрь балаларга юридик ярдәм күрсәтү көне дип игълан итүне исәпкә алып, бу көнне Татарстан Республикасында төрле чаралар уздырылды (мәктәпләрдә, балалар өчен мәктәкәчә учреждениеләрдә лекцияләр, очрашулар һәм башкалар), мобиль төркем составына Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәре кертелгән иде. Мобиль төркемнең төп составын һәрвакыттагыча министрлыклар, ведомсволар һәм оешмалар вәкилләре, аерым алганда, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасы буенча кабул итү бүлмәсе аппараты, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палатасы белгечләре тәшкил итте.
2013 елның 20 ноябрендә күчмә төркем Балтач муниципаль районының Балтач шәһәр җирлегендә һәм Чепья авыл җирлегендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча кабул итү уздырды. Кабул итү барышында районның 106 кешесенә юридик ярдәм күрсәтелде. Юридик ярдәм 36 бюджет өлкәсе хезмәткәренә, башка тармакларда эшләүче 35 гражданга, 31 пенсионерга, шул исәптән 5 инвалидка һәм 4 эшсезгә күрсәтелде.
кешеләр бирә торган соруларның күбесе Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкаләтләренә карый иде, аерым алганда, төрле ташламалар алуга, реабилитация чаралары алуга, ТКХ өчен түләү буенча субсидияләр алуга, ятим балаларга ташламалар бирү мәсьәләләренә кагыла иде. Мондый мөрәҗәгатьләр саны 19га җитте.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Пенсия фонды хезмәте белгечләре кабул итү барышында пенсияләр күләменә, педагогларга эшләгән еллары өчен пенсия билгеләүгә, ана капиталын алуга һәм куллануга, локаль конфликтларда һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга компенсацион түләүләргә һәм башкаларга кагылышлы сорауларга җавап бирделәр (10).
Адвокат һәм нотариус мораль зыянны түләттерү, җир кишәрлегенә милекчелек хокукын рәсмиләштерү, бүләк итү шартнамәсен рәсмиләштерү, мирас, васыятьнәмә, ышанычнамә рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча 15 кеше кабул итте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белгеченә – 8 кеше, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белгеченә 12 кеше мөрәҗәгать итте. Салым хезмәте белгечләре мөлкәткә салым, мөлкәт салымын түләгәндә пенсионерларга ташламалар, мөлкәт салымы буенча кире кайтарулар һәм башка мәсьәләләр буенча 10 кешегә консультацияләр бирде.
Сорауларның бер өлеше авыл җирлекләре башлыкларының һәм җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларының үзләренең вазыйфаи бурычларын башкаруга кагылышлы мөрәҗәгатьләреннән торды (10 кеше), аларга Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы белгече һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре аңлатмалар бирде. Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты һәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасы буенча кабул итү бүлмәсе аппараты белгечләренә гражданнар гаиләләргә һәм балаларга торак шартларын яхшырту мәсьәләләре буенча, җир пайлары буенча сорулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Мәгълүмат-консультацион төркеме белгечләре белән бергә гражданнарны кабул итүдә Балтач районы Советының оештыру бүлеге башлыгы Р.Х.Мөхәммәтҗанова һәм Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты юридик бүлеге башлыгы Р.Г.Мөҗипов катнашты.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International