Татарстан Республикасы Биектау суд районында яңа сайланган җәмәгать судьясының ант итү тантанасы узды

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2013 елның 21 ноябрендәге карары нигезендә Зәйниева Әдилә Хәким кызы Татарстан Республикасы Биектау суд районы буенча җәмәгать судьясы итеп сайланды (1 нче суд участогы).
“Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Россия Федерациясе Законының 8 статьясы нигезендә беренче мәртәбә вазыйфага сайланган судья тантаналы төстә ант итә, анда үз вазыйфаларын намус белән һәм гадел үтәргә, бары тик законга буйсынып, гадел хөкем башкарырга, судья бурычы һәм намусы кушканча риясыз һәм гадел булырга ант итә.
Җәмәгать судьялары Россия Федерациясе Дәүләт флагы һәм Россия Федерациясе субъекты флагы алдында ант бирә.
Бүген Татарстан Республикасы Биектау суд районында җәмәгать судьясы итеп яңа сайланган Ә.Х. Зәйниеваның ант итү тантанасы уздырылды.
Тантанада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина, Биектау районы башлыгы Р.Г. Кәлимуллин, Биектау районы суды рәисе А.Ф. Галиәкбәров катнашты.
Тантанада җәмәгать судьясы Ә.Х. Зәйниева Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары астында Законга тугры хезмәт итү турында ант тотты.
Татарстан Республикасы Биектау районы башлыгы Р.Г. Кәлимуллин судья вазыйфасына сайлануы белән Ә.Х. Зәйниеваны җылы котлады һәм бу вакыйга истәлеге итеп, аның Биектау суд районы буенча җәмәгать судьясы вазыйфасына сайлануы турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарының рәсми текстын тапшырды.
Юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова исеменнән шулай ук судьяны яңа вазыйфасы белән котлады һәм суд хакимиятенең аерылгысыз атрибуты– мантия тапшырды.
Биектау районы суды рәисе А.Ф. Галиәкбәров Татарстан Республикасы Югары суды җитәкчелеге, республика судьялары берлеге һәм суд коллективы исеменнән Ә.Х. Зәйниеваны судья итеп сайлануы белән котлады һәм Законга хезмәт итүендә уңышлар теләде.
Очрашу азагында юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина Биектау суд районы буенча җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре белән очрашты. Очрашу барышында җәмәгать судьялары аппараты эшенә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International