Әлки муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышында

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2013 елның 27 ноябрендә Әлки муниципаль районында Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы уздырылды, көн тәртибе “Гомуми белем оешмалары укучылары арасында җинаятьчелек торышы һәм балигъ булмаганнарның шушы категориясе белән уздырыла торган профилактик эш нәтиҗәлелеген арттыру турында”гы мәсьәләгә багышланды. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, шулай ук районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, гомуми белем оешмалары, авыл мәдәният йортлары һәм клублары директорлары, китапханәчеләр, профилактика субъектлары җитәкчеләре катнашты.
Укучылар һәм яшьләр арасында җинаятьчелек торышын анализлап, министр урынбасары М.М.Ибәтов үз чыгышында балигъ булмаганнар белән профилактика эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга, шушы максатларда законнар белән каралган барлык инструментарий исемлеген куллануга аерым игътибар бирде.
Комиссия эшендә район прокуроры урынбасары Л.Х.Хәйруллина да катнашты.
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы барышында укучылар арасында җинаятьчелекне киметү буенча төп бурычлар турында фикер алышынды. Утырыш йомгаклары буенча балигъ булмаганнар арасында киләчәктә районда җинаятьчелек үсешен булдырмау чаралары комплексы эшләнде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International