2013 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итте.
Район кешеләрен Яңа Чишмә муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Фәйзуллин Илдар Ханнат улы тәкъдим итте.
Әлеге чара барышында 7 граждан кабул ителде, алар министрга районның тормыш эшчәнлегенә багышланган сораулар бирделәр. Аларны гражданнарга салым салу, торак шартлары начараюга китерә торган торак урыннары белән граждан-хокукый алыш-биреш килешүләре төзегәндә биш еллык срокны киметү мөмкинлекләре, территорияләрне төзекләндерү, базарда сәүдә итү урыны өчен бәяләрне билгеләү тәртибе, шулай ук ятим балаларның һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларның торакка булган хокукларын хокукый җайга салу мәсьәләләре кызыксындырды.
Барлык мөрәҗәгатьләр буенча юстиция министры законнар нигезендә җаваплар һәм аңлатмалар бирде.
Чираттагы кабул итү барышында министрга бирелгән сорауларның актуальлеген исәпкә алып, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үз сайтындагы “Еш бирелә торган сораулар” бүлегендә сорауларны һәм җавапларны урнаштыра.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте