Мәктәп балалары арасында “Россия Конституциясе – илнең Төп законы” конкурсы

2013 елның 3 декабре, сишәмбе

2013 елның 6 декабрендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгына багышланган “Россия Конституциясе – илнең Төп законы” конкурсы уздыра.
Чара яшьләргә хокукый белем бирү, хокук белемен пропагандалау һәм гражданлык җаваплылыгын ныгыту, Россия Конституциясен һәм законнарын өйрәнүгә кызыксыну уяту, гражданның хокуклары һәм бурычлары белән таныштыру максатларында уздырыла.
Конкурс Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Актлар залында 6 декабрь көнне 16.00 сәгатьтән алып 19.00 сәгатькә кадәр уздырылачак.
Гомуми белем бирү оешмалары катнашу өчен үзеннән 1-2 вәкил җибәрергә мөмкин. Заявка alrf.tatarstan@gmail.com электрон почтасына җибәрелә, анда катнашучының фамилиясе, исеме, атасының исеме һәм элемтә телефоны, гомуми белем бирү оешмасының номеры (атамасы) күрсәтелә.
Заявкалар 4 декабрь көнне кичкә кадәр кабул ителә.
Төгәлрәк мәгълүмат - Конкурс турында нигезләмә (кушымта итеп бирелә).

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International