Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче консультанты вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
Квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары белем, дәүләт хезмәтенең өлкән яисә кече төркеме вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек буенча кимендә ике ел эш стажы.
Документлар 2013 елның 04 декабреннән алып 2013 елның 24 декабренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Кремль ур., 16, 101 нче каб. Дүшәмбе - пәнҗешәмбе 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр, төшке ял 13.00 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.