Безнең республикада 2013 елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы халыкара көрәш көненә багышланган чаралар уздыруга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан коррупциягә каршы кәрәшне җайга салучы Россия Федерациясе законнары һәм Татарстан Республикасы законнары турында консультацияләр уздырылачак.
Гражданнар Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәгендә 9.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькадәр түбәндәге адрес буенча: Казан, Кремль, 0 подъезд, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы бинасында кабул ителәчәк.
Моннан тыш, мәгълүм темалар буенча үз сорауларыгызны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләренә шәхси кабул итү вакытында 10.00 сәгатьтән алып 13.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес яисә түбәндәге телефоннар буенча бирергә мөмкин: Казан шәһәре, Кремль ур., 16, 292-38-15 – Мухачев Александр Александрович – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупцияне һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше буенча җаваплы зат, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәүче консультанты (101 каб.);
292-46-11 – Беденьгов Андрей Александрович – мәгълүмат-аналитика, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы (407 каб.);
292-32-57 – Аверьянова Эльмира Мәҗитовна – Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы (411 каб.);
292-41-39 – Вафин Миңнефаикъ Харис улы – Россия юристлары ассоциясенең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе Аппараты җитәкчесе (108 каб.).