Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның II республика форумында катнашу турында

2013 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының составында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, шулай ук Министрлыкның хезмәткәрләре, “Россия юристлары ассоциясенең” Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчелеге Вафин М.Х. һәм Паймухин В.Б. һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый палата рәисе Гатауллина Ә.Г булган делегациясе Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның II республика форумында катнашты.
Форумның төп эше тематик секцияләрдә алып барылды. Министрлык вәкилләре “Ведомство һәм муниципаль иҗтимагый советлар: ресурслар һәм мөмкинлекләр” секциясе эшендә катнашты.
Форум йомгаклары Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашындагы Пленар утырышта ясалды.
Әлеге чараның әһәмиятен игътибарга алып, иҗтимагый советлар алдына куелган яңа бурычларны исәпкә алып, Форум резолюциясендә беркетелгән нигезләмәләрТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый палатаның 24 декабрьгә планлаштырылган якындагы утырышында каралачак.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International