Югары Ослан муниципаль районына бару

2013 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

2013 елның 10 декабрендә ТР Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны читтә кабул итүләрнең расланган графигы нигезендә юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаменты башлыгы М.М.Ибәтов Югары Ослан муниципаль районына барды.
Әлеге чара кысаларында М.М.Ибәтов Югары Ослан авылында гражданнарны шәхсән кабул итте, гражданнар кабул итү барышында салымнар, җирле үзидарә органнары хезмәткәрләре санын кыскартуга бәйле рәвештә эштән азат ителү, эшкә урнашу һәм ике эшне берьюлы алып бару мәсьәләләренә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык гражданнарга да гамәлдәге законнар нигезендә тулы һәм аңлаешлы җаваплар бирелде.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International