Вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс турында белдерү

2013 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы закон проекты эше бүлегенең әйдәүче консультанты дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә.

Квалификация таләпләре: югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркеме вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы йә белгечлек, юнәлеш буенча кимендә ике ел эш стажы.

Документлар 2013 елның 16 декабреннән алып 2014 елның  5 гыйнварына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 нчы йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке тәнәфес 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International