Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көне

2013 елның 17 декабре, сишәмбе

2013 елның 20 декабрендә Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бөтенроссия көне уздырыла.

Татарстан Республикасында мондый ярдәм Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә, “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының кабул итү бүлмәсендә, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендәге халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә күрсәтеләчәк (Казан шәһәрендә 09.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр, районнарда һәм башка шәһәрләрдә – 08.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр).

Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә әлеге үзәкләрнең адреслары:
- Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсе – Казан, Кремль ур., 12/20;
- “Бердәм Россия” партиясе Рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә, К.Маркс ур., 31/7 (10.00 нан алып 17.00 сәгатькә кадәр);
- Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы (Түләүсез юридик ярдәм үзәге) – Казань, Кремль, 0 подъезд, 1 нче кат;
- “Бердәм Россия” партиясенең Авиатөзелеш район бүлекчәсенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсе) - Казан, Дементьев ур., 18, 2 нче кат;
- Вахитов район бүлекчәсе - Казан, Сул Болак ур., 48;
- Киров район бүлекчәсе - Казан, Халтурин ур., 16;
- Мәскәү район бүлекчәсе - Казан, Восстание ур., 34;
- Яңа Савиново район бүлекчәсе - Казан,ул. Адоратский ур., 12, 2 нче кат;
- Идел буе район бүлекчәсе - Казан, Ипподром ур., 17, 2 нче каб.;
- Совет район бүлекчәсе - Казан, Себер тракты ур., 20.;
- Чаллы шәһәр бүлекчәсе – Чаллы, Ак. Рубаненко ур., 7.

“Бердәм Россия” партиясенең башка районнар бүлекчәләренең кабул итү бүлмәләре адреслары массакүләм мәгълүмат чараларында, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Россия юристлары ассоциясе” бүлегендә түбәндәге адрес буенча урнаштырылачак: http://minjust.tatarstan.ru/rus/oppriemn.htm

Консультацияләрне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, адвокатлар, нотариуслар, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары бирәчәк.

Белешмәләр өчен телефон: (843)292-41-39

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International