2013 елның 19 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы гражданнарын видеоконференцэлемтә режимында кабул итте.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы кешеләрен район башлыгы урынбасары Фәтхуллин Айрат Гыйльфан улы тәкъдим итте.
Видеоконференцэлемтә режимында кабул итү барышында 7 граждан кабул ителде, алар министрга районның тормыш эшчәнлегенә кагылышлы сораулар бирделәр. Аерым алганда, мәктәп автобусларының хәрәкәт графигын үзгәртүгә, коррупцияне профилактикалауга, физик затлар мөлкәтенә салым буенча ташламаларга, юлларны үз вакытында чистарту өчен җаваплылыкка һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча аңлатмалар бирелде.
Юстиция министры шулай ук хәбәр иткәнчә, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре һәм халык белән үзара хезмәттәшлекнең әлеге алымын киләчәктә дә уздыру планлаштырыла. Киләсе елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Удачина Гүзәл Любис кызы белән бергә кабул итү уздыру да күз алдында тотыла.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте