Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында

2013 елның 23 декабре, дүшәмбе
Агымдагы елның 20 декабрендә “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында” темасына Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова җитәкчелегендәге утырышы уздырылды.
Утырышта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Р.Ф. Гафиятуллин, Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы Р.Р. Кадыйров,Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы законнарның үтәлешен күзәтү бүлеге башлыгы Р.Н. Латыйпов катнашты.
Коллегия утырышы муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары – коррупциягә каршы көрәш буенча муниципаль комиссияләр рәисләре, шулай ук Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы чаралар уздыру өчен җаваплы затлар белән видеоконференция режимында уздырылды.
Коллегия эшендә Татарстан Республикасы министрлыкларында һәм ведомстволарында коррупциячел гамәлләрне һәм бүтән хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы кадрлар хезмәтләренең вазыйфаи затлары, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы структур бүлекчәләренең җитәкчеләре катнашты.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н. Столяров чыгыш ясады.
Чыгышта Министрлыкның, башкарма хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын гамәлгә ашыруы эшенең төп нәтиҗәләре билгеләп үтелде. Моннан тыш, С.Н. Столяров коррупциягә каршы эштә еш очрый торган җитешсезлекләргә, шулай ук Программаның гамәлгә ашырылмый калган чараларына игътибар итте.
Утырыш барышында Министрлыкның закон проекты эше бүлеге башлыгы урынбасары Н.Ю. Казанцева Министрлык эшчәнлегенең юнәлешләреннән берсе булган норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру эше турында сөйләде.
Министр урынбасары М.М. Ибәтов чыгышында коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарны гамәлгә ашырганда Министрлыкның җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре ачып бирелде.
Муниципаль дәрәҗәдә коррупциягә каршы эшчәнлекне оештыруда уңай тәҗрибә алмашу максатларында, утырышта Чаллы шәһәре башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе А.С. Тарабукин чыгыш ясады, ул коррупциягә каршы эшне оештыру буенча җирле үзидарә органнары өчен файдалы һәм кызыклы мәгълүматны шунда катнашучыларга җиткерде. Чаллы шәһәрендә коррупциягә каршы эш югары дәрәҗәдә оештырылган, ул үзенең оперативлыгы һәм яңалыгы белән аерылып тора.
Утырыш азагында “2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында коррупцияне профилактикалау буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарыла торган эш турында” темасы буенча Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәте мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю. Панкратов чыгыш ясады. Ул төп игътибарны Программаны гамәлгә ашырганда ачылган проблемаларга, шулай ук Программаның гамәлгә ашырылмый калган чараларына юнәлтте. Моннан тыш, коллегия карары проектына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителде, бу тәкъдимнәр карарны раслаганда исәпкә алыначак.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турындагы төгәл мәгълүмат белән Министрлыкның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы үтәлешен тикшереп тору” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International