2013 елның 20 декабрендә Россия юристлары ассоциясенең Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын гамәлгә ашыру кысаларында чираттагы Түләүсез юридик ярдәм көне уздырылды.
Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан Республикасы региональ бүлекчәсе белән берлектә гражданнарны 56 пунктта кабул итте. Һәр муниципаль районда “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәләре базасында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре, шулай ук Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсе, “Бердәм Россия” партиясенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсе, Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә эшләде.
Акциядә катнашучыларның барысы да гражданнарны ачык ишекләр режимында – 9.00 сәгатьтән алып 17.00 сәгатькә кадәр тәнәфессез, консультантларны алмаштыра-алмаштыра кабул иттеләр (авыл районнарында - 8.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр).
Татарстанда Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм көнен оештыру һәм уздыру массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдырылды.
Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм көнен уздыруда нотариуслар, адвокатлар, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе хезмәткәрләре, Россия юристлары ассоциясе әгъзалары катнашты.
Адвокатлар бу көнне – 182 кеше, нотариуслар - 157 кеше, Татарстан Республикасы Прокуратурасы хезмәткәрләре - 122 кеше кабул итте.
Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Татарстан Республикасы Прокурорының беренче урынбасары А.Ю.Николаев, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы идарәсе башлыгы урынбасары М.В.Скирда көн дәвамында Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә халыкка консультацион-хокукый ярдәм күрсәтте һәм 11 кеше кабул итте.
Татарстанда кабул итү көне йомгаклары буенча хокукый ярдәм 583 кешегә күрсәтелде, шулардан 82 кеше Казан шәһәрендәге түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктларында кабул ителде.
Гражданнарны кабул итүдә бу көнне лидерлар арасында Алабуга шәһәре иҗтимагый кабул итү бүлмәләре, аларга 71 кеше мөрәҗәгать итте, Түбән Камада – 38 кеше, Әлмәттә – 33 кеше.
Кабул итү көне статистикасы буенча түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән халыкның иң актив төркеме – пенсионерлар. Иң күп бирелә торган сорауларга мирас (99 кеше), торак (62 кеше), социаль тәэмин итү (53 кеше) һәм кулланучылар хокукларын яклау (52 кеше) мәсьәләләре керә.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте