Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы

2013 елның 25 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова катнашында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы яңа составтагы Иҗтимагый советы утырышы уздырылды.
Иҗтимагый советлар эшчәнлегенә кагылышлы норматив хокукый базага Иҗтимагый совет турында нигезләмәне яңа редакциясендә раслауны, шулай ук совет составын арттыруны таләп итә торган үзгәрешләрне исәпкә алып, утырышта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисен һәм рәисе урынбасарын сайлау процедурасы уздырылды.
Нәтиҗәдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе итеп – бертавыштан отставкадагы судья, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион хокуклар һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Гатауллин Әнәс Газиз улы, рәис урынбасары итеп Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының элеккеге хезмәткәре, Татарстан Республикасы Атказанган юристы Чашин Александр Михайлович сайланды.
Иҗтимагый совет җитәкчелеген сайлаганда аның әгъзалары әлеге затларның югары профессионализмын, бай эш тәҗрибәсен һәм инициативалылыгын билгеләп үтте.
Моннан тыш, Иҗтимагый совет составын “Россия юристлары ассоциясе” иҗтимагый оешмасы вәкилләре – Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе аппараты җитәкчесе Паймухин Валентин Борисович һәм Россия юристлары ассоциясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең Яшь юристлар советы рәисе Гыйрфанов Илнар Исрафил улы, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының элеккеге хезмәткәре Мышливец Константин Евгеньевич тулыландырды.
Утырышта 2013 елда Иҗтимагый совет эшенә йомгак ясалды, Коммерциячел булмаган социаль юнәлешле оешмаларның II республика форумы йомгаклары буенча да фикер алышынды.
Уңай эш тәҗрибәсен һәм совет эшчәнлегенең мөмкин юнәлешләре буенча тәкъдимнәрне игътибарга алып, 2014 елга эшнең якынча планы расланды.
Киләсе елга Иҗтимагый советының активрак һәм нәтиҗәлерәк эшен тәэмин итү, аның эшчәнлек даирәсен киңәйтү максатларында, социаль Интернет-ресурсларны файдалану, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм республика муниципаль берәмлекләренең иҗтимагый советлары белән уртак утырышлар уздыру планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советының 24.12.2013 утырышы беркетмәсе белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтындагы “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлегендә танышырга мөмкин http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=250101.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International