2013 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының аттестация һәм конкурс комиссияләре утырышы уздырылды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләренең аттестациясе барышында граждан хезмәткәрләренең белемнәре, һөнәри күнекмәләре, эш тәҗрибәсе, эш сыйфаты, хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге, куелган максатларга һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешүе бәяләнде. Практик яктан караганда аттестациянең асылы конкрет кешенең биләгән вазыйфасына туры килү-килмәүне билгеләүдән гыйбарәт.
Аттестациягә Министрлык аппаратының 6 дәүләт граждан хезмәткәре кертелгән иде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды:
Әхмәтҗанов Роберт Васил улы, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлегенең әйдәүче консультанты – дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килә;
Әхмәтшина Әлфия Рәүф кызы, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәүче белгече - дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килә;
Вафин Илдар Фуат улы, мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлегенең әйдәүче белгече - дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килә;
Массарова Руфина Шамил кызы, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе - дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килә;
Шәйдуллин Артур Рәфгать улы, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәүче белгече - дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килә;
Сабирҗанова Лилия Данис кызы, Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаментының җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контроль бүлегенең әйдәүче киңәшчесе - дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килә һәм дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләү өчен вазыйфаи үсеш тәртибендә кадрлар резервына кертүгә тәкъдим ителде.
Кадрлар резервына кертүгә конкурс нәтиҗәләре буенча Никишин Денис Юрьевич дәүләт граждан хезмәтенең мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын алды һәм конкурста җиңүче дип танылды.
Комиссияләр эшендә бәйсез экспертлар М.Х.Вафин, В.П.Ганчурин, В.А.Гуревич, Ә.Г.Гатауллин да катнаштылар.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте