Татарстанда “Татарстан Республикасы буенча атказанган суд приставы” дигән мактаулы исем булдырырга планлаштыралар

2026 елның 15 сентябре, сишәмбе

Яңа дәүләт бүләген гамәлгә куюны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының эшче төркеме утырышында карадылар. Утырышны министрның беренче урынбасары Илья Гомзик уздырды.

“Әлеге мактаулы исемне кертү суд приставларының һөнәри эшчәнлеген стимуллаштырырга, аларның мотивациясен арттырырга, шулай ук хезмәтнең абруен һәм хезмәткәрләрнең казанышларын тануны ныгытырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үттеләр утырыш барышында.

Бу исем югары профессиональ суд приставларына

- судлар эшчәнлегенең билгеләнгән тәртибен тәэмин итүдә, суд актларын, башка органнар һәм вазыйфаи затлар актларын үтәүдә аерым казанышлар,

- шулай ук суд приставлары кадрларын әзерләү һәм тәрбияләү өчен бирелер дип фаразлана.

“Закон проектын кабул итү хезмәткәрләрнең лаеклы хезмәтен тануны тәэмин итәчәк”, - дип ассызыкланды утырышта.

Хәзерге вакытта закон проекты эшләнү стадиясендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International