Татарстанда дәүләт ярдәме белән махсус хәрби операция ветераннарын эшкә урнаштыру гамәлгә ашырыла

2026 елның 16 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда республика Рәисе ярдәме белән үз тормышларын дәүләт һәм муниципаль хезмәт белән бәйләргә теләгән махсус хәрби операция ветераннары өчен һөнәри үсеш чаралары циклы гамәлгә ашырыла. Циклның соңгы вакыйгаларының берсе - “Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары эшчәнлеге белән танышу” стажировкасы.

Анда катнашучылар өчен ул шәхси һөнәри үсешнең менә дигән элементына әверелде: күчмә дәресләр, шул исәптән, Юстиция министрлыгында да узды, анда ветераннар Министрлыкның тарихы белән таныштылар һәм аның эшчәнлеген өйрәнделәр.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында стажировка ачылу барышында дәүләтнең ветераннарга ярдәм итүен билгеләп үттеләр. Мәсәлән, “Батырлар. Герои Татарстана” республика программасы буенча 45 кешенең 50% тан артыгы республика җирле үзидарә органнарына, предприятиеләренә һәм оешмаларына эшкә урнашкан. “Биредә сүз дәүләт хезмәте системасы турында гына түгел, ә республика тормышында катнашучы һәм аның социаль-икътисадый үсешенә өлеш кертүче башка оешмалар турында да бара”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты җитәкчесе Александр Белов.

Аудитория программаны югары бәяләде. “Хезмәтегез, энергиягез өчен зур рәхмәт. Программа бирделәр, белем бирделәр - без аларны Ватаныбыз хакына файдаланачакбыз”, - дип оештыручыларга рәхмәт белдерделәр ветераннар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International