2026 елның беренче яртыеллыгында республика дәрәҗәсендәге 1400дән артык норматив хокукый акт проекты хокукый һәм коррупциягә каршы экспертиза узды

2026 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Коррупцияне булдырмау өчен төп инструментларның берсе - норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү. Аны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы үткәрә.

Министрның беренче урынбасары Илья Гомзик сүзләренчә, әлеге процесс коррупциоген факторларны норматив актларны эшләү һәм кабул итү этабында ук ачыкларга һәм бетерергә мөмкинлек бирә. Бу кабул ителә торган карарларның ачыклыгын һәм законлылыгын тәэмин итү өчен аеруча мөһим.

“Бу елның беренче 6 аенда 1431 проект республика дәрәҗәсендә экспертиза узды, аларда 4 коррупциоген фактор ачыкланды. Чагыштыру өчен: бер ел элек шул ук чорда 1090 проектта 33 шундый фактор ачыкланган”, - ди Илья Гомзик.

Министрның беренче урынбасары дискрецион вәкаләтләр киңлеге, административ процедураларның булмавы яки тулы булмавы, “хокуклы” формуласы буенча компетенция билгеләү кебек коррупциоген факторлар еш очравын әйтте.

“Коррупциягә каршы экспертиза өлкәсендәге эшчәнлек вазыйфаи затлар үзләренең хезмәт урыннарыннан табыш алу максатларында файдалана алырлык ситуацияләрне булдырмауга юнәлдерелгән. Бу норматив хокукый актларның юридик чисталыгын тәэмин итә һәм гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыруны гарантияли”, - диде Илья Гомзик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International