2013 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты, эш төркеме җитәкчесе М.М. Галимәрдәнов рәислегендә 12 нче эш төркеме утырышы булды, анда сүз Татарстан Республикасы экономикасына федераль бюджет чараларын җәлеп итү хакында барды.
Утырышта республика территориясендә федераль максатчан программаларны гамәлгә ашыруга җәлеп ителгән республика министрлыклары һәм федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары вәкилләре катнашты.
Утырыш барышында эш төркеме әгъзалары 2013 елда эш иткән федераль программаларны тормышка ашыру йомгаклары һәм 2014 йә алдагы елларга программа чараларын финанслауның гариза бирү кампаниясе турында сөйләштеләр.
Утырыш нәтиҗәләре буенча эш төркеме әгъзаларына тиешле йөкләмәләр бирелде. Эш төркеме җитәкчесе М.М. Галимәрдәнов 2013 елда төркем әгъзаларының югары профессиональ һәм нәтиҗәле хезмәтен билгеләп үтте.
РТ Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
.jpg)