Агымдагы елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Утырышта “Әгерҗе, Актаныш, Лаеш һәм Чистай муниципаль районнарында хокук бозуларны профилактикалау буенча эшләрне оештыру торышы турында” мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министы, Хокук бозуларны профилактикалау буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе әгъзасы Л.Ю. Глухова чыгыш ясады.
Үз чыгышында Татарстан Республикасы юстиция министы Л.Ю. Глухова хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләр, административ комиссияләр, ихтыярый халык дружиналары, “Форпост” җәмәгать тәртибен саклауның яшьләр оешмалары эшендә уңай һәм тискәре моментларны билгеләп үтте, чагыштырма таблицалар ярдәмендә күрсәтелгән районнарда алкоголь исереклеге астында җинаять кылган балигъ булмаганнар, элек хөкем ителгән затлар арасында җинаятьчелек динамикасы күрсәтелде.
РТ Юстиция министрлыгы Матбугат хезмәте
.jpg)