Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән барыгызныа да якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Яңа ел даими килеп тора. Ул тылсымлы, бөтен начарлыклар иске елда каласына, ә Яңа ел өр-яңа биттән безгә яңа, бәхетле тарих яза башлаячагына ышаныч тудыра.
Якынлашып килүче 2014 ел яңа планнарга, очрашуларга, иҗади идеяләргә һәм яхшы яңалыкларга бай булсын!
Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм, әлбәттә, барлык уй-хыялларыгыз тормышка ашуын телим!