Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратында вакантлы вазыйфа биләүгә конкурс йомгаклар

2014 елның 10 гыйнвары, җомга

2014 елның 10 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаренең һәм консультантының  дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс узды.    

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын түбәндәге дәгъвачылар җыйды: 

Кляпышева Наталья Николаевна, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 23 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты секретаре;

Сафиуллина Ләйсән Илгизәр кызы, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре суд районы буенча 24 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты секретаре; 

Развалова Оксана Анатольевна, Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы  буенча 2,7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты; 

Артемьева Регина Ринат кызы, Татарстан Республикасы Зеленодольск суд районы   буенча 7 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты секретаре;

Захарова Алсу Ренат кызы, Татарстан Республикасы Питрәч суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International