2014елның 15 гыйнварында “2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов катнашты.
Утырыш Татарстан Республикасы муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырылды. Коллегия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Прокуроры И.С.Нәфыйков, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм бүтән башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, федераль судлар вәкилләре һәм җәмәгать судьялары, федераль башкарма хакимияте органнарының территориаль органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе әгъзалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзалары катнашты.
“2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында” нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова чыгыш ясады.
Чыгышта министрлыкның 2013 елдагы төп эшчәнлек юнәлешләре буенча эш йомгаклары чагылыш тапты.
Л.Ю.Глухова хәбәр иткәнчә, 2013 елда министрлык Закон проекты эшчәнлеге планын 100%ка үтәгән. Закон проекты эшчәнлеге планыннан тыш, 2013 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары шактый гына планнан тыш эш алып барганнар. Үткән ел Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан 45 закон проекты киләчәктә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү өчен әзерләнгән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертелгән.
Министрлык Татарстан Республикасында закон актларының хокукый кулланылышына мониторигны оештыра һәм җайга сала (мониторинг планына тәкъдимнәр әзерләү һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына кертү, мониторинг нәтиҗәләре буенча нотыклар һәм нормалар иҗат итү һәм (яисә) хокук куллану эшчәнлегендә мониторинг барышында ачылган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрү).
Министрлыкның Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт системасын комплекслы үстерүдә катнашуы 2014 елга актуаль бурычы булып тора. Бу бурычны хәл итү әлеге өлкәдәге эшне камилләштерүне таләп итәчәк, шул исәптән федераль законнардагы үзгәрешләрне исәпкә алып, шулай ук Министрлыкның Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы белән үзара хезмәттәшлеген камилләштерүне.
Министрлык гражданнарга хокукый белем бирүдә дә актив катнаша. Авыл җирлекләре кешеләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультацион төркемнәрнең күчмә кабул итүләре дәвам итә. Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән берлектә түләүсез юридик ярдәмнең мобиль пунктлары эше оештырылган, бу консультантларга ерак авыллар гражданнарнының хокукый проблемаларын хәл итәргә ярдәм итә.
2013 елда мәгълүмати-консультацион төркем республиканың 7 муниципаль районында 14 кабул итү уздырды һәм 496 гражданга хокукый ярдәм күрсәтте.
Министрлык эшчәнлегенең мөһим юнәлеше – Татарстан Республикасы норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару. Бу юнәлештә министрлык алдында куелган төп максатлар асылда гамәлгә ашырылган. 2014 елның 1 гыйнварына Регистрга 48036 акт кертелгән.
2013 елда Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә хокукый мәгълүматның рәсми сайтын булдыру һәм аның эшчәнлеген тәэмин итү эше алып барылган, ул Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә федераль хезмәт тарафыннан массакүләм мәгълүмат чарасы буларак теркәлгән.
2013 елның 17 июлендә “Кеше һәм граждан хокукларын һәм иреген яклау мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы законнарын һәм башка норматив хокукый актларын бастырып чыгару һәм аларның үз көченә керүе тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 5 статьясына үзгәреш кертү хакында” 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы кабул ителде, аның нигезендә ведомство актларының әлеге сайтта беренче мәртәбә рус һәм татар телләрендә урнаштырылуы (бастырып чыгарылуы) рәсми бастырып чыгару көне дип санала.
Сайтта актларны урнаштыру түләүсез башкарыла, бу исә башкарма хакимият органнарының норматив хокукый актлар бастырып чыгару чыгымнарын шактый киметә.
Юстиция министрлыгы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү буенча алар белән хезмәттәшлек итә, җирле үзидарә турындагы законнарны камилләштерү эшен алып бара.
2013 елда Татарстан Республикасында җирле үзидарә оештыру һәм гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы закон проектлары, Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм күрсәтмәләре проектлары, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре проектлары һәм бүтән норматив хокукый актлар проектлары әзерләнгән.
Министрлык тарафыннан караларын әзерләү өлешендә, шулай ук муниципаль берәмлекләрне үзгәртеп кору һәм чикләрен үзгәртү мәсьәләләре буенча закон проектлары һәм аларга материаллар эшләшү өлешендә җирле үзидарә органнарына аларның закон чыгару инициативасын Татарстан Республикасы Дәүләт Советында гамәлгә ашыру кысаларында хокукый һәм методик ярдәм күрсәтелгән.
Министрлык эшчәнлегенең тагын бер мөһим юнәлешеннән берсе – муниципаль берәмлекләрнең һәм шәһәр округларының административ комиссияләрен төзү һәм эшчәнлеген оештыру буенча тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә органнары тарафыннан башкаруны тикшереп тору.
Квартал саен административ комиссияләрдән аларның эшчәнлеге турында кергән хисапларны җыела һәм гомумиләштерелә.
2013 ел йомгаклары буенча комиссияләр тарафыннан салынган штрафларның гомуми суммасы 140 066 110 сум тәшкил итә. Эзләтеп алынган штрафларның гомуми суммасы – 84 323 426 сум. Эзләтеп алу проценты – 61% (2012 елда ул 48% булган).
2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру, шул исәптән матди-техник һәм финанс белән тәэмин итү эшен дәвам итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан “2013 – 2015 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү” (20.09.2012) озак сроклы максатчан программасын кабул итү (алга таба – Программа) Татарстан Республикасы җәмәгать юстициясе үсешенә этәргеч булды.
Программаның җәмәгать судьяларының һөнәри осталыгын үстерү чараларын гамәлгә ашыру максатларында, министрлык җәмәгать судьяларының 2013-2015 елларга квалификациясен күтәрү графигы раслады, ул Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И. Гыйләҗев белән килештерелде. 2013 елда 62 Татарстан Республикасы җәмәгать судьясының һәм 154җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәренең квалификациясе күтәрелде.
“Россия Федерациясендә судлар эшчәнлеге турында мәгълүматның һәркем өчен мөмкин булуын тәэмин итү турында” 22.12.2008 № 262-ФЗ Федераль законны гамәлгә ашыру максатларында, хисап чоры эчендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларының 188 сайтын мәгълүмат белән тәэмин итү эшчәнлеге җайга салынды.
Министрлык “2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 18.08.2011 № 687 карарының 5 пункты нигезендә 2013 елда әлеге Программаны гамәлгә ашыруны тикшереп торуны дәвам итте.
Әлеге йөкләмәне үтәү йөзеннән, министрлык Программаның министрлыкларда, ведомстволарда һәм муниципаль берәмлекләрдә үтәлешен тикшереп торды. 2013 елда 10 Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органында, 16 муниципаль районда һәм 1 шәһәр округында шушы Программа үтәлеше тикшереп торылды.
Тикшерүләр нәтиҗәләре турындагы, шулай ук Программаны гамәлгә ашыру барышы хакындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырыла.
Министрлык Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы экспертиза уздыру өчен җаваплы вазыйфаи затлар өчен 3 семинар уздырды.
Программаны гамәлгә ашыру йомгаклары буенча 2012 һәм 2013 елларда 85 чараның 79ы гамәлгә ашырылган, ягъни 93 %ы.
2013 елның 20 декабрендә “20112-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлеше турында “ мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча җыелма мәгълүмат әзерләнде. Әлеге мәгълүмат башкарма хакимият органнарына һәм җирле үзидарә органнарына җибәрелде.
2013 елда барлык 188 Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы суд участогы электрон документ әйләнешенә тоташтырылды. Министрлык “Электрон документ әйләнеше һәм махсус хокукый тәэмин итү белән эшләү” темасына видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләре белән укыту семинар-киңәшмәсе уздырды.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау эше оештырылган. 2013 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына гражданнардан 643 мөрәҗәгать керде (2012 елда – 491), шул исәптән 215е –Интернет-Татарстан Республикасы Хөкүмәте рәсми порталы аша да (2012 елда – 242).
2013 елда Министрлык җитәкчелеге 756 кеше кабул иткән, шул исәптән 310ы – шәхсән, 265е – күчмә кабул итүләрдә, 81е – Татарстан Республикасы муниципаль районнарында видео аша кабул итү режимында.
2012 елда 331 кеше кабул ителгән, шул исәптән 57се видео аша кабул итү режимында, 203е күчмә кабул итүләрдә, 71е – шәхсән.
Министрлыкта хезмәткәрләр тарафыннан гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау срокларын бозу очраклары ачыкланмаган.
Чыгышының азагында Татарстан Республикасы юстиция министры 2014 елга министрлык эшчәнлеге юнәлешләре буенча өстенлекле бурычларны билгеләде, алар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясенең карары проектында чагылыш тапкан.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Ш.Ш.Ягудин һәм Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И.Гыйләҗев үз чыгышларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең кайбер юнәлешләре буенча тәкъдимнәр әйттеләр.
Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.И. Гыйльманов чыгышында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә җирле үзидарә турындагы законнарны гамәлгә ашыру проблемалары чагылдырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йомгаклау чыгышында министрлыкның нормалар иҗат итү эшенең һәм закон проекты эшчәнлегенең мөһимлеген, шулай ук боларның нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгын билгеләп үтте.
Республика Президенты министрлыкның гражданнарга хокукый белем бирү һәм аларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен аерым билгеләп үтте, бигрәк тә авыл җирләрендә гражданнарга квалификацияле юристлар табу кыен, бу эшне җайга салырга һәм билгеле бер көндә, квалификацияле юристлар һәм экспертлар җәлеп итеп, кабул итүләр уздырырга кирәк, диде ул.
Азакта Р.Н. Миңнеханов министрлык хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә куелган бурычларны башкаруда уңышлар теләде, аннары бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан министрлыкның түбәндәге хезмәткәрләре бүләкләнде:
“Татарстан Республикасы Атказанган юристы” исеме җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Хисматуллин Наил Нургали улына бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Рагозина Надежда Владимировна һәм Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге башлыгы урынбасары Слепнева Эльмира Илсур кызы алды.