“Иннополис” шәһәр округын төзү һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “юл картасы”н карау мәсьәләләре буенча киңәшмә турында

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2014 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова җитәкчелегендә “Иннополис” шәһәр округын төзү һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “юл картасы”н карау мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы җирле үзидарә органнары һәм “Иннополис” ААҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында “Иннополис” шәһәр округы төзүгә бәйле оештыру һәм хокукый мәсьәләләр буенча фикер алышынды. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан “юл картасы” чараларының исемнәрен корректировкалау буенча кисәтүләр һәм тәкъдимнәр әйтелде. “Иннополис” шәһәр округын төзү буенча Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы тарафыннан әзерләнгән “юл картасы” киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан тулаем хупланды. Киңәшмәдә катнашучылар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне һәм кисәтүләрне исәпкә алып, аны эшләп бетерү буенча карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International