“Татарстан Республикасы рәсми порталы” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмат системасы составындагы сайтлар арасында конкурс уздыру кысаларында 2013 ел йомгаклары буенча “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органының иң яхшы сайты” номинациясендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайты өченче урынны алды.
Беренче һәм икенче урыннарны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы яулады.
Җиңүчеләрне Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында 2014 елның 29 гыйнварында узган “2013 елда Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы эше йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында” Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында бүләкләделәр.