Ташлап калдырылган автотранспортны ачыклау, исәпкә алу һәм утильләштерү эшен оештыру мәсьәләсе буенча 2014 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова җитәкчелегендә киңәшмә уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, “Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге” ДУП, “Юл хәрәкәте иминлеге” ААҖ вәкилләре катнашты.
Ташлап калдырылган автотранспортны урыннарда ачыклау, исәпкә алу һәм утильләштерү эшен оештыру максатларында, республика муниципаль берәмлекләренә җибәрү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кушуы буенча әзерләнгән якынча (типовой) хокукый документларны һәм язма рекомендацияләрне килештерүгә бәйле мәсьәләләр буенча киңәшмә барышында фикер алышынды.
Әлеге мәсьәлә буенча коллегиаль фикер алышу конструктив төстә узды һәм, киңәшмәдә катнашучылардан кергән тәкъдимнәрне исәпкә алып, аның нигезендә документлар әзерләү буенча оператив чаралар кабул ителде.