Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков Сарман муниципаль районы җәмәгать судьялары бинасында булды

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков Сарман муниципаль районы җәмәгать судьялары бинасында булды. Чарада Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова, Сарман муниципаль районы башлыгы Н.А. Закиров, Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе И.И. Гыйләҗев, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе башлыгы Җ.М. Салихов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина катнашты.
Җәмәгать судьяларының 2 суд участогы урнашкан бинасын карап чыкканнан соң, И.Ш.Халиков тудырылган шартларны уңай бәяләде, мондый шартлар җәмәгать судьялары һәм аларның аппараты хезмәткәрләре эшчәнлеге өчен генә түгел, Сарман муниципаль районы гражданнары өчен дә уңайлы булачак.
Тагын шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы җәмәгать судьялары бинасы “Җәмәгать юстициясе институтын үстерү” озак сроклы программасы кысаларында Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән ремонтланды.
Аннары министр Л.Ю.Глухова Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында “2013 елга Сарман муниципаль районының социаль-икътисадый үстерү йомгаклары һәм 2014 елга бурычлары турында” Сарман муниципаль районы Советы утырышында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International