“Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2014 елның 8 феврале, шимбә

2014 елның 7 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Л.Ю. Глухова рәислегендә “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы узды.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты вәкилләре, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының юридик хезмәтләре җитәкчеләре һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Аппараты хезмәткәрләре катнашты.
Коллегия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары С.Н.Столяровның “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге турында” нотыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы закон проекты эше бүлеге башлыгы Ә.Р. Кәримованың нормалар иҗат итү эшчәнлегендәге җитешсезлекләр турындагы чыгышы тыңланды.
2013 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы субъектлары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты булган закон проекты эше планы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты закон проекты эшчәнлеге планы тулысынча үтәлгән.
2013 елда башкарма хакимияте органнары тарафыннан уздырылган закон проекты эшчәнлегенең планнан тыш өлеше республика өчен әһәмияте булган Татарстан Республикасы закон проектларын әзерләүдән гыйбарәт.
2013 елда Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының законнар иҗат итү эшчәнлегенә уңай бәя бирелде.
Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан әзерләнә торган закон проектлары һәм бүтән норматив хокукый актлар проектлары сыйфатына тискәре йогынты ясаучы җитешсезлекләр дә билгеләп үтелде, шул исәптән федераль законнарны системалы мониторинглау булмау һәм федераль законнарга кертелгән үзгәрешләргә үз вакытында мөнәсәбәт белдермәү, шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына закон проектлары кертү срокларын бозу.
Шулай ук коллегия утырышы кысаларында закон проектларын һәм бүтән норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча семинар уздырылды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе башлыгы урынбасары М.Б.Сөнгатуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы урынбасары Н.В.Фомина чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты хокук идарәләре вәкилләре чыгышларындагы закон проектларын һәм бүтән норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча рекомендацияләр әлеге актларны сыйфатлырак эшләргә һәм республиканың норматив хокукый базасын ныгытырга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International