Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең 1 нче разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан ителә.
Квалификация таләпләре: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем булу.
Документлар 2014 елның 12 февраленнән алып 4 мартына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.