Класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханы йомгаклары

2014 елның 13 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елның 13 февралендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханнары алу буенча аттестация комиссиясе утырышы уздырылды.
Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 5 дәүләт граждан хезмәткәре имтихан тотты. Имтихан граждан хезмәткәрләренең белемнәрен, гыйлемнәрен һәм күнекмәләрен (профессиональ дәрәҗәсен) бәяләү максатларында уздырылды.

Барлык имтихан бирүчеләр квалификация имтиханын уңышы уздылар һәм аларга Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В.Рагозина рәислегендәге аттестация комиссиясе карары белән үз вазыйфасына туры килә торган класслы чин бирелде .

Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында түбәндәгеләр катнашты:
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел хокуклар һәм кеше хокуклары кафедрасы профессоры Ә.Г.Гатауллин;
“Россия юристлары ассоциясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе җитәкчесе М.Х.Вафин;
Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте ветераны В.П.Ганчурин;
Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ Бизнес һәм инновацион технологияләр институтының граждан һәм хезмәт хокукы кафедрасы доценты В.А.Гуревич.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International