“Татарстан Республикасында халыкка юридик ярдәм күрсәтү һәм аңа хокукый белем бирү системасын үстерү чаралары турында” Татарстан Республикасы Президентының 22.03.2010 №ПУ-156 Указын һәм “Татарстан Республикасы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” 02.11.2012 №73-ТРЗ Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе белән бергәлектә, республиканың авыл җирлекләрендә яшәүче гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү эшен оештыруны дәвам итә.
2014 елның 13 февралендә күчмә төркем Апас муниципаль районының Каратун авыл җирлегендә һәм Апас шәһәр тибындагы поселогында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча халыкны кабул итте. Күчмә төркем составына төрле министрлыклар, ведомстволар һәм оешмалар, аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте, Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы һәм Нотариаль палатасы белгечләре кергән иде. Гражданнарны кабул итүдә Апас муниципаль районы башлыгы урынбасары, муниципаль район Советы рәисе урынбасары Г.Т.Мәүлетова да катнашты.
Кабул итү барышында районның 27 кешесенә юридик ярдәм күрсәтелде. Юридик ярдәм 13 бюджет өлкәсе хезмәткәренә, башка өлкәләрдә эшләүче 3 гражданга, 9 пенсионерга, шул исәптән 3 инвалидка һәм 2 эшсезгә күрсәтелде.
Кешеләр төрле ташламалар алу, “Хезмәт ветераны” исемен алу, ТКХ өлкәсендә түләүләргә ташламалар алу, шифаханә-ял йортларына юлламалар алу, пенсия күләмен исәпләп чыгару, җир кишәрлекләренә милекчелекне рәсмиләштерү, мирас, васыять итү, яшь гаиләләргә торак бирү, мөлкәткә салым күләме, муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре тарафыннан хезмәт вазыйфаларын үтәү мәсьәләләре һәм башкалар буенча мөрәҗәгать иттеләр.