Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттәге тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссиясе утырышы уздырылды.
Комиссия утырышында элек Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләгән дәүләт хезмәткәрләрен эшкә урнаштыруга һәм дәүләт граждан хезмәткәренең өстәмә рәвештә бүтән түләүле эш башкару ниятенә бәйле мәсьәләләр каралды.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров рәислегендәге комиссия бүтән башкарма хакимияте органында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләүгә һәм коммерциячел оешмага эшкә урнашуга ризалык бирү турында, шулай ук өстәмә рәвештә бүтән түләүле эш башкаруга рөхсәт бирү турында карар кабул итте.